Ru
Главная → Каналы → Лингвистика → Татарский "с собой"

Татарский "с собой"

@tatarish · Лингвистика

Татарский "с собой". Разговорник для очень занятых людей, которые учат язык на бегу Теперь еще и с озвучкой!

4 290подписчиков сейчас
50.0%ERR
0.0цитируемость
5постов/день
Русскийязык
Россиягео
Подписаться в Telegram
Данные обновлены 22.07.2020

Публикации всего: 103

Постов на странице: 10 30 50 Страница 1 из 11
АХЫРЗАМАН – конец света
❤ 7 🗿 2 Перейти к публикации →
Җәмәгать, ничек сездә элемтә? Никтер ботлар да керми башлады комментарийларга...
❤ 8 😁 3 Перейти к публикации →
КОРЫ КУЫК – болтун, трепач, пустозвон, пустомеля синонимнар: буш куык, бушбугаз, шапырык, лыгырдык, лыгырдавык, җилкуар, шалапай, сусыз тегермән, сүз тегермәне, чүбек чәйнәүче *куык – пузырь 🫧
❤ 6 ❤‍🔥 3 😁 1 Перейти к публикации →
САФТАН ЧЫГАРГА - яраксыз хәлгә килергә рус: выйти из строя, сбой eng: fig. come out of action Яңа көнкүреш техникасы сафтан чыкса, нишләргә? (Шәһри Казан) ВДНХда аттракцион сафтан чыккан. Кешеләр утырган "Көймә" 12 метр биеклектә туктап кала (Заман сулышы.ру) Россиянең төзелеш министрлыгы индивидуаль исәпләү приборы сафтан чыккан очракта коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең хисаплау тәртибен аңлата (госэкспертиза.татарстан.ру) Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы «Сандугач» торак комплексында җир астына урнаштырылган чүплек сафтан чыккан (Болгар радиосы) Язгы яисә көзге кыр эшләре вакытында техника сафтан чыга калса, әтиләрен төнлә дә эшкә чакырта алалар (Аксубаево.ру) "Кемдер яраланып, күпмедер вакытка сафтан чыга, ә подразделение хәрби хезмәткә сәләтле булып калырга тиеш”, – дип аңлатып үткән парламентчы (Тюлячи.ру) Солтанова әлеге электрон машиналарының ватылу мөмкинлеген дә кире какмый. Алар сафтан чыга калса дип, бюллетеньнәр алдан ук әзерләп куелган (азатлык.орг)
❤ 3 ✍ 2 😁 2 · всего 8 Перейти к публикации →
Әйдәгез бүген мәрхәмәт турында сөйләшик 🤗 Көндәлек кулланышта сез яки сезнең якыннарыгыз-танышларыгыз игелек/мәрхәмәт/шәфкать турында нинди мәкаль-әйтемнәр куллана? Бу безнең көнкүреш өчен хасмы? Мин башлыйм: минем әйләнә-тирәмдәгеләр ”игелек эшлә дә суга сал” дияргә ярата. ”Таш атканга аш ат” – бусы да бик яхшы әйләнештә йөри ☺️ Сезнең сандыкта нинди байлыклар? Рәхим итеп языгыз әле, нәни генә бер игелек марафоны ясыйк
❤ 5 Перейти к публикации →
ТОМШЫК – клюв
❤ 11 🔥 4 😢 1 · всего 17 Перейти к публикации →
Татарча контент ясаучы зумерлар – үзе бер мәхәббәт ❤️
❤ 13 💯 3 🥰 1 Перейти к публикации →
КИЕРЕЛҮ – потягивание Бертуктаусыз киерелә, сузыла, авызын ачып иснәнә. Иртә уяттыгыз, дип мырлый. (Х. Ибраһим) Әтисенең трактор кабызган тавышына кыз уянып китә. Тәмле итеп киерелеп алгач, караватыннан торып утыра (Г.Галимова) Киерелеп яки авыз ачып иснәп алыгыз. Без йокы килгәндә түгел, ә киресенчә, уянырга теләгән вакытта иснибез. Шуңа күрә иртәләрен авыз ачып иснәү хәтта файдалы да (Интертат) Кызлар, ялкау гына атлап, киерелеп-сузылып әнкәләре янына чыгалар (Ф.Яруллин) Мыраубикәләрнең барысы да үзләрен бик югары бәяли, күрәсең – үз дәрәҗәсен белеп кенә киерелеп йокыдан уянулары, басарга микән, басмаска микән, дигәндәй атлап китешләре генә ни тора! (Кызыл Таң)
❤ 7 👍 2 Перейти к публикации →
КАРЫНДЫК ・перепонка из брюховины животных: Карындык тәрәзәле, җир идәнле тәбәнәк куышларда яшәгән кешеләр икенче төрле... (А.Гыйләҗев) Ибәт абзай, хатыннар күренмәсен дип, тәрәзәсенә карындык корса да, Хәдичә абыстайны кыр хезмәтенә җибәрә иде (З.Һади) Карындык тәрәзәдән таңның беренче нурлары өй эченә сибелде (Я.Хамматов) Кайбер өйләрдән карындык тәрәзәләр аша тонык кына яктылык күренә (А.Расих) Мөгаен, карындык тәрәзә аша дөнья ничек күренә, бу баланың күз күрүе дә шул чама гынадыр (Г.Якупова) Ачып җибәрсәң – тегермән ташыдай бер бөтен ипи, торна хәтле бер бөтен каз – каклаган, карындыкка төргән, и чүтеки майлары тамып тора! (Ш.Маннур) Баш очында карындыкка төрелгән каклаган каз эленеп тора (Г.Сабитов) Аларның һәрберсенең кулында әйбер: берәүләре карындык аркылы мае бәреп чыккан тозлаган каз-үрдәк, икенчеләре яңа гына аертылган бал тутырылып, авызы бәйләнгән пыяла банка, төргәк-төргәк карлыган каклары, ат казылыклары тоткан (Г.Галиев) Аккош канатыдай ак, киеренке, барабан карындыгы тавышы чыгарып жуылдаган тыгыз җилкәннәр (КУ) карындык тәрәзә – окно, затянутое перепонкой; карындыкка төрелгән май – масло, завёрнутое в перепонку ・плацента: бәхетле буласы бала карындыгын башына киеп туа – счастливый ребёнок рождается в рубашке (в плаценте) ・очень тонкое, прозрачное (как карындык): карындык боз – прозрачный, очень гладкий осенний лёд
✍ 3 👍 2 ❤ 1 Перейти к публикации →
ЕЛАН ҮРЕМЕ – змеиное плетение (snake knot)
🔥 12 🤔 3 ❤ 1 Перейти к публикации →
1 2 3 … 10 11

Другие каналы категории